Әдәбият, 7 сыйныф, Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г., 2006

Әдәбият, 7 сыйныф, Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г., 2006.

Учебник по литературе для 7 класса на татарском языке.

Быел җиденче сыйныфта сез әдәби әсәрләр һәм аларның авторлары турында тагын да киңрәк мәгълүмат алырсыз. Яңа басмада Һ. Такташның «Мокамай» әсәрен бирү тиеш дип табылды. Бу әсәрләрне өйрәнүдә, кадерле укучылар, сезгә уңышлар телибез. Ләкин уңышка ирешүнең бер мөһим шарты бар: ул да булса — мөстәкыйль уйларга өйрәнү. Әсәрне укып чыккач, андагы вакыйгалар турында ныклап уйларга, үз нәтиҗәгезне чыгарырга тырышыгыз. Уйларыгызны кәгазьгә язып куйсагыз, тагы да әйбәтрәк булыр. Бу сезнең әсәрләргә генә түгел, чынбарлыктагы күренешләргә дә шәхси бәягезне булдырырга ярдәм итәр. Аннан соң әсәр турында дәреслектә язылган бәяләмә белән танышырга, анда язылганнарны үз хөкемең белән чагыштырып карарга мөмкин. Уйларыгыз авторларның бәяләмәләре белән туры киләме, юкмы икәнен бары тик шулай гына ачыклап була. Фикерләрегез дәреслектә язылганнар белән туры килеп бетмәсә, аларны дәлилли белергә дә кирәк. Ул чагында сорауларга һәм биремнәргә җавап табу тагы да кызыклырак, мавыктыргычрак булыр. Мавыгып уку һәм эшләү — кеше өчен олы бәхет ул. Без сезгә уңышлар, бәхет телибез!

Әдәбият, 7 сыйныф, Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г., 2006


«СӨЕМБИКӘ БӘЕТЕ» ТУРЫНДА.
Бу әсәр татар халкының гүзәл кызы Сөембикәнең фаҗигале язмышы турында сөйли. Сөембикә — нугай морзасы Йосыф кызы, Казан ханы Җангали хатыны. Җангали үтерелгәч, Сафагәрәй ханга кияүгә чыга. 1549 елда Сафагәрәй һәлак булгач, ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй хан урынына дәүләт белән идарә итүче булып кала. Бераздан Мәскәү хакимияте аны, әсир итеп, Мәс- кәүгә озата, Касыйм ханы Шаһгалигә ирексезләп кияүгә бирә.

Бу язмышта бөеклек, гүзәллек, легендарлык белән фаҗига бергә үрелә. Шул ук вакытта ул татар халкы тарихы белән аерылмас рәвештә бәйләнгән.

Әсәр сәнгатьчә бик камил, җиренә җиткереп иҗат ителгән. Анда без бер генә җирдә дә сюжет үсешенә бәйләнешсез, тик рифма өчен генә китерелгән янәшәлекләрне очратмыйбыз. Иң киеренке мизгелләрнең драматик мәгънәсен рефреннар, кабатланып килүче строфалар сиздертеп бара.

ЭЧТӘЛЕК.
Халык зирәклеге, поэтик иҗаты.
Татар халык мәкальләре.
Бәетләр.
Сөембикә бәете.
«Сөембикә бәете» турында.
Язма әдәбият.
Каюм Насыйри.
Әбүгалисина.
«Әбүгалисина» повесте турында.
Габдулла Тукай.
Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш.
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы турында.
Гаяз Исхакый.
Кәҗүл читек.
«Кәҗүл читек» хикәясе турында.
Дәрдемәнд.
Кораб.
Рәсем.
«Урысча күп сүзең, азы татарча.».
«Куанды ил, канат какты мәләкләр.»
«Җәй үтте.».
Видагъ.
Дәрдемәнд шигырьләре турында.
Кәрим Тинчурин.
Мәдрәсәдә беренче көн.
Бүре зәхмәте.
Кәрим Тинчурин хикәяләре турында.
Һади Такташ.
Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге.
«Мокамай» әсәре турында.
Мокамай.
Мирсәй Әмир Агыйдел.
«Агыйдел» повесте турында.
Сибгат Хәким.
Юксыну.
Әнкәй.
Клиндерләр эзлим.
Тегермән стенасындагы язулар.
Һәйкәл урынында уйланулар.
Фатих Хөсни Йөзек кашы.
«Йөзек кашы» повесте турында.
Фатих Кәрим Ант.
«Сөйләр сүзләр бик күп алар.».
Ватаным өчен.
Кыңгыраулы яшел гармун.
Әмирхан Еники.
Әйтелмәгән васыять.
Әмирхан Еники иҗатының үзенчәлеге.
«Әйтелмәгән васыять» хикәясе турында.
Нури Арсланов Атлантида.
Яз.
Тәлгәш-тәлгәш миләш.
Халкыма.
Гариф Ахунов.
Артышлы тау буенда.
«Артышлы тау буенда» повесте турында.
Хәсән Сарьян.
Бер ананың биш улы.
«Бер ананың биш улы» повесте турында.



Бесплатно скачать электронную книгу в удобном формате, смотреть и читать:
Скачать книгу Әдәбият, 7 сыйныф, Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г., 2006 - fileskachat.com, быстрое и бесплатное скачивание.

Скачать pdf
Ниже можно купить эту книгу по лучшей цене со скидкой с доставкой по всей России.Купить эту книгу



Скачать - pdf - Яндекс.Диск.
Дата публикации:





Хештеги: :: :: :: ::


Следующие учебники и книги:
Предыдущие статьи: