Галимуллин

Әдәбият, 7 сыйныф, Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г., 2006

Әдәбият, 7 сыйныф, Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г., 2006.

Учебник по литературе для 7 класса на татарском языке.

Быел җиденче сыйныфта сез әдәби әсәрләр һәм аларның авторлары турында тагын да киңрәк мәгълүмат алырсыз. Яңа басмада Һ. Такташның «Мокамай» әсәрен бирү тиеш дип табылды. Бу әсәрләрне өйрәнүдә, кадерле укучылар, сезгә уңышлар телибез. Ләкин уңышка ирешүнең бер мөһим шарты бар: ул да булса — мөстәкыйль уйларга өйрәнү. Әсәрне укып чыккач, андагы вакыйгалар турында ныклап уйларга, үз нәтиҗәгезне чыгарырга тырышыгыз. Уйларыгызны кәгазьгә язып куйсагыз, тагы да әйбәтрәк булыр. Бу сезнең әсәрләргә генә түгел, чынбарлыктагы күренешләргә дә шәхси бәягезне булдырырга ярдәм итәр. Аннан соң әсәр турында дәреслектә язылган бәяләмә белән танышырга, анда язылганнарны үз хөкемең белән чагыштырып карарга мөмкин. Уйларыгыз авторларның бәяләмәләре белән туры киләме, юкмы икәнен бары тик шулай гына ачыклап була. Фикерләрегез дәреслектә язылганнар белән туры килеп бетмәсә, аларны дәлилли белергә дә кирәк. Ул чагында сорауларга һәм биремнәргә җавап табу тагы да кызыклырак, мавыктыргычрак булыр. Мавыгып уку һәм эшләү — кеше өчен олы бәхет ул. Без сезгә уңышлар, бәхет телибез!

Әдәбият, 7 сыйныф, Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г., 2006
Скачать и читать Әдәбият, 7 сыйныф, Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г., 2006
 

Татар әдәбияты, 6 сыйныф, Галимуллин Ф.Г., Мифтиева Ф.К., Гыйләҗев И.Г., 2005

Татар әдәбияты, 6 сыйныф, Галимуллин Ф.Г., Мифтиева Ф.К., Гыйләҗев И.Г., 2005.

Учебник по литературе для 6 класса на татарском языке.

   Һәр дәреслекне серләр сандыгы белән тиңләштерергә мөмкин. Чөнки аның эчендә без әлегә кадәр белмәгән күпме белем хәзинәләре бар. Бу яктан караганда, әдәбият дәреслеге аеруча бай була. Сезгә тәкъдим ителгән әлеге әсәрләрдә халкыбызның үткәне, бүгенгесе турында да күп мәгълүмат бирелә. Үткәннәрне бик яхшы белергә, аңларга кирәк. Бары тик шул вакытта гына белемле, ачык фикерле, игелекле, гадел, намуслы булырга, тормышта дөрес юлны табарга мөмкин.

Татар әдәбияты, 6 сыйныф, Галимуллин Ф.Г., Мифтиева Ф.К., Гыйләҗев И.Г., 2005
Скачать и читать Татар әдәбияты, 6 сыйныф, Галимуллин Ф.Г., Мифтиева Ф.К., Гыйләҗев И.Г., 2005
 





 

2024-04-30 23:35:24