Физика, 9 сыйныф, Перышкнв А.В., Гутник Б.М., 2003

Физика, 9 сыйныф, Перышкнв А.В., Гутник Б.М., 2003.

   Әлеге китап А. В. Перышкинның «Физика. 7 сыйныф», «Физика. 8 сыйныф» дәреслекл-әренең дәвамы булып тора. Ул теп мәктәпнең физика курсын төгәлли һәм төо белем минимумы таләпләремә туры килә.
Дәреслеккә түбәндәге төп бүлекләр керә: «Җисемнәрнең үзара тәэсир итешү һәм хәрәкәт законнары», «Механик тирбәнешләр һәм дулкыннар. Тавыш»» «Электромагнитик кыр»» «Атом һәм атом төшенең төзелеше. Атом төше энергиясен куллану».
Китапта танылган педагог һәм методист Александр Васильевич Перышки н материалла-ры файдаланылды. Дәреслек ачык, кыска һәм аңлаешлы тезелеше белән аерылып тора. 7 һәм 8 нче сыйныфларда алынган белемнәр нигезендә материал югарырак дәрәҗәдә өйрәтелә.
Җентекләп аңлатылган һәм рәсемнәр ярдәмендә күрсәтелгән демонстрацией тәҗрибәләр, физиканың хәзерге программасы тәкъдим иткән мәсьәләләр шулай ук яңа дәреслекнең өстенлеге булып тора.
Дәреслек Федераль экспертлар советы тарафыннан югары бәяләнде һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде. Дәреслекләрнең Федераль комплектына кертелде.

Физика, 9 сыйныф, Перышкнв А.В., Гутник Б.М., 2003


Материаль нокта. Исәп системасы.
Безне чолгап алган дөньяда һәрнәрсә өзлексез хәрәкәт итә. Хәрәкәт, гомумән алганда, табигатьтәге теләсә нинди үзгәреш ул. Механик хәрәкәт — хәрәкәтнең иң гади төре булып санала.

7 нче сыйныфның физика курсыннан белгәнегезчә, щис/мнең вакыт узу белән башка җисемнәргә карата пространствода урынын үзгәртүе аның механик хәрәкәте дип атала.

Җисемнәрнең механик хәрәкәте белән бәйле булган төрле фәнни һәм гамәли мәсьәләләр чишкәндә, бу хәрәкәтне сурәтли белергә, ягъни теләсә кайсы вакыт мизгелендә җисемнең торышын, хәрәкәтнең траекториясен, тизлеген, үтелгән юлын һәм башкаларны билгели белергә кирәк.

Мәсәлән, Җирдән башка бер планетага очкыч аппарат җибәргәнче, галимнәр бу планетаның очкыч килеп төшкән мизгелдә Җиргә карата кайда булачагын исәпләргә тиешләр.

ЭЧТӘЛЕК.
Кереш.
I бүлек. Җисемнәрнең үзара тәэсир итешү һәм хәрәкәт законнары.
§1. Материаль нокта. Исәп системасы.
§2. Күчеш.
§3. Хәрәкәт итүче җисемнең координаталарын билгеләү.
§4. Турысызыклы тигез хәрәкәт вакытында күчеш.
§5. Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт. Тизләнеш.
§6. Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында тизлек. Тизлекнең графигы.
§7. Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш.
§8. Башлангыч тизлеге булмаган турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында җисемнең күчеше.
§9. Хәрәкәтнең чагыштырмалыгы.
§10. Инерциаль исәп системалары. Ньютонның беренче законы.
§11. Ньютонның икенче законы.
§12. Ньютонның өченче законы.
§13. Җисемнәрнең ирекле төшүе.
§14. Вертикаль рәвештә югарыга ыргытылган җисемнең хәрәкәте.
§15. Бөтендөнья тартылу законы.
§16. Җирдә һәм башка күк җисемнәрендә ирекле төшү тизләнеше.
§17. Нептун һәм Плутон планеталарының ачылуы.
§18. Турысызыклы һәм кәкресызыклы хәрәкәт.
§19. Җисемнең әйләнә буйлап даими модульле тизлек белән хәрәкәте.
§20. Җирнең ясалма иярченнәре.
§21. Җисемнең импульсы.
§22. Импульс саклану законы.
§23. Реактив хәрәкәт. Ракеталар.
II бүлек. Механик тирбәнешләр һәм дулкыннар. Тавыш.
§24. Тирбәнү хәрәкәте.
§25. Ирекле тирбәнешләр.Тирбәнү системалары. Маятник.
§26. Тирбәнү хәрәкәтен характерлаучы зурлыклар.
§27. Гармоник тирбәнешләр.
§28. Тирбәнү хәрәкәте вакытында энергия әверелеше. Сүнә баручы  тирбәнешләр.
§29. Мәҗбүри тирбәнешләр.
§30. Резонанс.
§31. Тирбәнешләрнең тирәлектә таралуы. Дулкыннар.
§32. Буй һәм аркылы дулкыннар.
§33. Дулкын озынлыгы. Дулкыннарның таралу тизлеге.
§34. Тавыш чыганаклары. Тавыш тирбәнешләре.
§35. Тавышның югарылыгы һәм тембры.
§36. Тавышның катылыгы.
§37. Тавышның таралуы.
§38. Тавыш дулкыннары. Тавышның тизлеге.
§39. Тавыш кайтарылу. Кайтаваз.
§40. Тавыш резонансы.
§41. Ультратавыш һәм инфратавыш (өстәмә уку өчен).
§42. Тавыш интерференциясе.
III бүлек. Электромагнитик кыр.
§43. Магнит кыры һәм аның график сурәте.
§44. Бериш булмаган һәм бериш магнит кыры.
§45. Токның юнәлеше һәм аның магнит кыры сызыкларының юнәлеше.
§46. Магнит кырын аның электр тогына тәэсире буенча белү. Сул кул кагыйдәсе.
§47. Магнит кырының индукциясе.
§48. Магнит агышы.
§49. Электромагнитик индукция күренеше.
§50. Алмаш электр тогын алу.
§51. Электромагнитик кыр.
§52. Электромагнитик дулкыннар.
§53. Яктылык интерференциясе.
§54. Яктылыкның электромагнитик табигате.
IV бүлек. Атом.
§55. Радиоактивлык — атомнарның катлаулы төзелешен раслаучы факт.
§56. Атом модельләре. Резерфорд тәҗрибәсе.
§57. Атом төшләренең радиоактив әверелешләре.
§58. Кисәкчекләрне тикшерүнең эксперименталь методлары.
§59. Протон ачылу.
§60. Нейтрон ачылу.
§61. Атом төшенең составы. Масса саны. Корылма саны.
§62. Изотоплар.
§63. Альфа- һәм бета-таркалу. Күчеш кагыйдәсе.
§64. Төш көчләре.
§65. Бәйләнеш энергиясе. Масса дефекты.
§66. Уран төшләренең бүленүе.
§67. Чылбырлы реакция.
§68. Төш реакторы. Атом төшләренең эчке энергиясен электр энергиясенә әверелдерү.
§69. Атом энергетикасы.
§70. Радиациянең биологик тәэсире.
§71. Радиоактив изотопларны табу һәм куллану (өстәмә уку өчен).
§72. Термотөш реакциясе.
§73. Элементар кисәкчекләр. Антикисәкчекләр (өстәмә уку өчен).
Лаборатор эшләр.
Кабатлау һәм атнага 3 сәгать физика укучылар өчен тәкъдим ителгән мәсьәләләр.
Күнегүләргә җаваплар.
Кабатлау һәм атнага 3 сәгать физика укучылар өчен тәкъдим ителгән мәсьәләләргә җаваплар.
Атамалар күрсәткече.



Бесплатно скачать электронную книгу в удобном формате, смотреть и читать:
Скачать книгу Физика, 9 сыйныф, Перышкнв А.В., Гутник Б.М., 2003 - fileskachat.com, быстрое и бесплатное скачивание.

Скачать pdf
Ниже можно купить эту книгу по лучшей цене со скидкой с доставкой по всей России.Купить эту книгу



Скачать - pdf - Яндекс.Диск.
Дата публикации:





Хештеги: :: :: :: ::


Следующие учебники и книги:
Предыдущие статьи: