Биология, Кеше һәм аның сәламәтлеге, 9 сыйныф, Цузмер А.М., Петришина О.Л., 1995.
Учебник по биологии для 9 класса на татарском языке.
Кешенең иң беренче ихтыяҗы — үзенең гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Авыруларның, физик кимчелекләрнең булмавы—кеше бәхетенең иң кирәкле шарты, шәхеснең һәрьяклап үсешенең, тормыш тулылыгын тоеп яштүнең зарури шарты. Бер үк вакытта кешеләрнең сәламәтлеге — бу халык байлыгы, җәмгыять үсешенең гаять мөһим шарты. Сәламәтлек кешегә укырга, эшләргә, армиядә хезмәт итәргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
Кешеләрнең күпчелеге физик һәм психик яктан сәламәт организмның нинди зур резервларга ия булуын, ул резервларны күп еллар буена актив һәм бәхетле тормышны озайту өчен ничек сакларга, үстерергә һәм файдаланырга мөмкин икәнлеген белми.
Сәламәтлекне саклау өчен, үз организмыңны, анда бара торган процессларны, авыруларны булдырмый калырга мөмкинлек бирүче шартларны өйрәнергә кирәк. Боларны белергә анатомия, физиология һәм гигиена кебек фәннәр ярдәм итәчәк.
