Технология, 5 нче сыйныф, Павлова М.Б., Сасова И.А., Гуревич М.И., 2007

Технология, 5 нче сыйныф, Павлова М.Б., Сасова И.А., Гуревич М.И., 2007.

Учебник по технологии для 5 класса на татарском языке.

Дәреслек укучыларда технология турында күзаллауны, кешенең һәм җәмгыятьнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, әйләнә-тирәне кул көче белән барлыкка китерү ысулы буларак формалаштыруны максат итеп куя. Укучыларның иҗади фикер ләвен үстерүгә ярдәм итүче проектларның методлары технологик процессларны үзләштерү нигезен тәшкил итә. Балалар конкрет проектлар аша үз идеяләрен тормышка ашыруда, планлаштыруда, әйберләр эшләүдә белемнәрен һәм осталыкларын (сәләтләрен) файдаланырга өйрәнәләр.
Бу дәреслек малайларга да, кызларга да файдалы булыр. Монда кулинария, рациональ туклану, өй эшләре культурасының нигезләре бирелә, төрле материаллар белән эшләүнең иң гади ысуллары өйрәтелә.

Технология, 5 нче сыйныф, Павлова М.Б., Сасова И.А., Гуревич М.И., 2007


Бораулаганда куркынычсызлык кагыйдәләре.
Тишек ясау өчен, төп эш коралы булып борау хезмәт итә. Ул эшче өлештән, нигез һәм койрык өлешеннән тора. Бораулаганда, борауның үткен кискечләре агачның җепселләрен кисәләр, һәм алар йомычка булып винт канатлары буенча тышка чыгарыла. Агачны эшкәрткәндә, төрле формадагы һәм үлчәмдәге бораулар кулланалар. Борауның үлчәмен ясалачак тишекнең диаметрына карап сайлап алалар.

Бораулар белән коловорот яки дрелъ ярдәмендә эшлиләр.
Борауны, коловорот яки дрель патронына кертеп, махсус ачкыч белән нык итеп беркетәләр. Тишә башлаганчы, материал өстендә ясалачак тишемнең үзәген кисешүче сызыклар ярдәмендә табалар һәм кисешкән ноктаны тамгалыйлар. Кисешү ноктасында без белән тишеп тамга ясыйлар. Әзерләнмә яки детальне верстакка беркетеп, борауның үзәген тишеккә батыралар һәм, дрель яки коловоротның тоткасын әйләндереп, патронга беркетелгән борауны хәрәкәткә китерәләр.

Эчтәлек.
Кереш.
1. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә технология.
2. Проектлаштыру нигезләре.
Проектның төп компонентлары.
Проектны башкару өчен, нинди белемнәр һәм күнекмәләр кирәк.
3. Конструкцион һәм эшкә яраклы материаллардан эшләнмәләр ясау.
3.1. Машина белеме элементлары белән үзагач эшкәртү технологиясе.
Үзагач турында гомуми мәгълүмат.
Агач эшкәртү остаханәсен җиһазлау.
«Карандашлар, ручкалар һәм кәгазь өчен аскуйма» проекты.
Үзагачны эшкәртү төрләре.
3.2. Машина белеме элементлары белән металл эшкәртү технологиясе.
Металлар турында гомуми мәгълүмат.
Металл белән эшләү өчен җиһазлар, эш кораллары һәм җайланмалар.
Бораулау станогының төзелеше һәм аның белән идарә итү.
Юка табаклы металлны эшкәртү юллары.
«Флюгер» проекты.
Чыбыктан ясалган эшләнмәләр.
4. Текстиль һәм вак-төяк материаллардан әйберләр эшләү.
4.1. Тукыма эшкәртү технологиясе.
Текстиль җепселләр һәм тукымалар.
Тегү машинасының кулланылышы һәм төзелеше (машиналар турындагы фәннең элементлары).
Әйберләр тегү.
4.2. Кул һәм декоратив-гамәли иҗат эшенең традицион төрләре технологиясе. «Тоткыч» тегү проекты.
5. Кулинария — аш-су әзерләү.
5.1. Азык-төлек продуктларын эшкәртү технологиясе.
Аш-су бүлмәсе (кухня).
Кухнядагы савыт-саба һәм җайланмалар, аларны карап-саклап тоту.
Ризык турында гомуми мәгълүматлар.
5.2. Аш-су әзерләү. Өстәл бизәү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
«Ял көнге иртәнге аш» проекты.
Кайнар эчемлекләр.
Бутербродлар.
Йомыркадан әзерләнгән ризыклар.
Салатлар.
«Яңа пицца» проекты.
Иртәнге ашка табын әзерләү.
6. Йорт хуҗалыгын алып бару технологиясе.
6.1. Яшәү урыннарындагы интерьер.
6.2. Йолалар, традицияләр, табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
Йомгак.



Бесплатно скачать электронную книгу в удобном формате, смотреть и читать:
Скачать книгу Технология, 5 нче сыйныф, Павлова М.Б., Сасова И.А., Гуревич М.И., 2007 - fileskachat.com, быстрое и бесплатное скачивание.

Скачать pdf
Ниже можно купить эту книгу по лучшей цене со скидкой с доставкой по всей России.Купить эту книгу



Скачать - pdf - Яндекс.Диск.
Дата публикации:





Хештеги: :: :: :: :: ::


Следующие учебники и книги:
Предыдущие статьи: