Учебник по биологии для 7-8 класса на татарском языке.
Фрагмент из книги.
Хайваннар дөньясы һәм аның табигатьтәге әһәмияте. Хайваннар җир шарында һәркайда: коры җирдә, төче суларда, диңгез һәм океаннарда яши. Алар тереклек иткән урындагы бар нәрсә яшэү тирәлеге дип атала. Яшәү тирәлеге төп өч төргә бүленә: су, җир өстеһава һәм туфрак. Шуңа ярашлы рәвештә, ал арда яшәү шартлары да аерылып тора. Хайваннарга йогынты ясый торгаҗшартларны тирәлек факторлары дип атыйлар. Алар терек һәм терек булмаган табигать факторларына, шулай ук кешенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә туган факторларга бүленеп йөртелә.








