Учебник по истории для 6 класса на татарском языке.
Тарих — борынгы гарәп сүзе. Татар теленә тәрҗемә иткәндә ул «билгеле бер вакыт» һәм «булган вакыйгаларны сөйләп бирү, хикәяләү» дигән сүз. Тарих дип төрле халыкларның ничек яшәгәнен, алар тормышында нинди вакыйгалар булып үткәнен, кешеләрнең тормышы ничек һәм ни өчен, үзгәрә-үзгәрә, хәзерге дәрәҗәгә күтәрелгәнен өйрәнә торган фәнне атыйлар.
Кешеләрнең моннан меңнәрчә һәм ун меңнәрчә еллар элек ничек яшәгәнен без кайдан беләбез соң?
Иң борынгы кешеләр.
Иң борынгы кешеләрнең тормыш «эзләре» Африка һәм Азиядә табылган. Галимнәр, иң борынгы кешеләрнең скелет калдыкларына карап, аларның кыяфәтләрен билгеләгәннәр.
Иң борынгы кеше безнең заман кешесеннән бик нык аерылган һәм эре маймылга охшаган булган. Әмма барлык хайваннар диярлек дүрт аяклап йөрсәләр, кешеләр ике аяклап һәм бик нык алга иелеп йөргәннәр. Кешенең тезгә кадәр салынып төшкән куллары эшләр өчен азат булган. Ул куллары белән гади эшләрне башкарган: эләктереп алган, суккан, җир казыган.
Эчтәлек.
V класс укучыларына борынгы заман тарихы турында.
Беренче кисәк. Борынгы община строе чорында кешеләр тормышы.
I бүлек. Борынгы азык җыючылар һәм аучылар.
§1. Иң борынгы кешеләр нинди булган һәм ничек яшәгәннәр.
§2. Иң борынгы кешеләрнең хезмәт кораллары һәм тормышлары ничек һәм ни өчен үзгәреп торган.
§3. «Аңлы кешеләрнең» ыруг общиналары.
II бүлек. Борынгы игенчеләр һәм терлекчеләр.
§4. Терлекчелек һәм игенчелекнең башлануы.
§5. Ыруг общиналарының таркалуы.
§6. Борынгы кешеләрдә дин барлыкка килү.
Тарихта еллар исәбе.
Икенче кисәк. Колбиләүчелек строеның барлыкка килүе, үсүе һәм җимерелүе.
I бүлем. Борынгы Көнчыгыш.
III бүлек. Борынгы Мисыр.
§7. Борынгы Мисырның табигате һәм халкының кәсебе.
§8. Борынгы Мисырда сыйныфлар килеп чыгу.
§9. Борынгы Мисырда дәүләт төзелү.
§10. Мисыр патшалыгын идарә итү һәм сыйныфлар көрәше.
§11. Мисыр патшалыгының куәтле вакыты һәм көчсезләнүе.
§12. Борынгы Мисырда фәнни белемнәр һәм язу барлыкка килү.
§13. Борынгы Мисырда дин.
§14. Борынгы Мисыр сәнгате.
IV бүлек. Борынгы заманда Алгы Азия.
§15. Борынгы заманда Елгаара өлкәнең табигате һәм халкының кәсепләре. Аның тарихын өйрәнү.
§16. Көньяк Елгаара өлкәдә сыйныфлар һәм дәүләтләр барлыкка килү.
§17. Безнең эрага кадәр 1 меңъеллыкның башында Алгы Азия.
§18. Вавилонның яңа күтәрелеше. Персия патшалыгы барлыкка килү.
V бүлек. Борынгы һиндстая.
§19. һиндстанда сыйныфлар һем дәүләтләр барлыкка килү.
§20. Борынгы Һиндстанда каста строе һәм культура.
VI бүлек. Борынгы заманда Кытай.
§21. Борынгы Кытайда дәүләт барлыкка килү.
§22. Кытайда халык восстаниеләре.
§23. Борынгы Кытай культурасы.
II бүлем. Борынгы Греция.
VII бүлек. Иң борынгы Греция һәм грекларда сыйныфлар барлыкка килү.
§24. Грециянең табигате. Европада иң борынгы дәүләт.
§25. Безнең эрага кадәр II меңъеллыкта беренче грек дәүләтләре һәм аларның җимерелүе.
§26. Гомерның «Илиада» һәм «Одиссея» поэмалары.
§27. Безнең эрага кадәр XI—IX гасырларда грекларның хуҗалыгы һәм тормышы.
§28. Борынгы грекларның дине.
VIII бүлек. Безнең эрага кадәр VIII—VI гасырларда колбиләүчелек строе урнашу һәм грек шәһәр-дәүләтләре барлыкка килү.
§29. Безнең эрага кадәр VIII—VII гасырларда Афинада колбиләүчелек строе урнашу.
§30. Афинада колбиләүчелек дәүләтенең ныгуы.
§31. Безнең эрага кадәр VIII—VI гасырларда Спарта колбиләүчелек дәүләте.
§32. Грециядә, Урта һәм Кара диңгез буйларында шәһәр-дәүләтләр төзелү.
IX бүлек. Безнең эрага кадәр V гасырда Грециядә коллыкның үсүе һәм Афинаның күтәрелүе.
§33. Греция — Персия сугышлары.
§34. Безнең эрага кадәр V гасырда Грециядә коллык.
§35. Афинаның колбиләүчелек демократиясе.
X бүлек. Безнең эрага кадәр V—IV гасырларда Эллин культурасының чәчәк атуы.
§36. Борынгы Грециядә фән һәм мәктәп.
§37. Борынгы грек театры.
§38. Безнең эрага кадәр V—IV гасырларда Эллада архитектурасы, скульптурасы һәм сынлы сәнгате.
§39. Олимпия уеннары. Грек культурасының әһәмияте.
XI бүлек. Урта диңгезнең көнчыгыш яр буйларында грек-македон дәүләтләре төзелү.
§40. Грециянең көчсезләнүе һәм безнең эрага кадәр IV гасырда Македониянең аны үзенә буйсындыруы.
§41. Александр Македонский державасының төзелүе һәм таркалуы.
§42. Безнең эрага кадәр III—II гасырларда Урта диңгезнең Көнчыгыш яр буйларында хуҗалык һәм культура.
III бүлем. Борынгы Рим.
XII бүлек. Рим республикасы тезелү һәм Римның Италияне яулап алуы.
§43. Иң борынгы Рим һәм анда республика урнашу.
§44. Безнең эрага кадәр V—III гасырларда Рим республикасы.
XIII бүлек. Рим республикасының Урта диңгез буендагы иң көчле колбиләүчелек державасына әверелүе.
§45. Урта диңгезнең Көнбатыш яр буйларында хакимлек итү өчен Рим белән Карфаген арасындагы көрәш.
§46. Безнең эрага кадәр II гасырда Римның яулап алулары.
§47. Безнең эрага кадәр II—I гасырларда Римда колбиләүчелекнең үсеше.
§48. Италиядә крестьяннарның бөлгенлеккә төшүе һәм безнең эрага кадәр II гасырда аларның җир өчен көрәше.
§49. Спартак җитәкчелегендә коллар восстаниесе.
XIV бүлек. Римда республиканың таркалуы. Рим империясе үзенең куәтле чорында.
§50. Цезарьның Римда властьны яулап алуы.
§51. Рим империясе Октавиан Август һәм аның варислары заманында.
XV бүлек. Республика ахырында — империя башында Римның культурасы һәм көнкүреше.
§52. Рим — империянең башкаласы.
§53. Борынгы Римда сәнгать һәм фән.
XVI бүлек. Рим империясенең көчсезләнүе һәм һәлакәте.
§54. II гасыр ахырында — III гасырда колбиләүчелек хуҗалыгы көчсезләнә башлау.
§55. III гасырда империянең таркалуы һәм император Диоклетиан вакытында аның берләшүе.
§56. Христианлык килеп чыгу.
§57. IV гасырда Рим империясендә хәлнең тагын да кискенләшүе.
§58. Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе.
Кешеләрнең сез V класста өйрәнеп үткән тарихи юлларын кабат күздән кичерик.
Бесплатно скачать электронную книгу в удобном формате, смотреть и читать:
Скачать книгу Борынгы заман тарихы, 6 сыйныф, Коровкин Ф.П., 1993 - fileskachat.com, быстрое и бесплатное скачивание.
Скачать pdf
Ниже можно купить эту книгу по лучшей цене со скидкой с доставкой по всей России.Купить эту книгу
Скачать - pdf - Яндекс.Диск.
Дата публикации:
Хештеги: #учебник на татарском языке :: #история :: #Коровкин :: #6 класс
Смотрите также учебники, книги и учебные материалы:
Следующие учебники и книги:
- История Древнего мира, 5 класс, Контурные карты, Курбский Н.Д., 2022
- История средних веков, 6 класс, Атлас, Курбский Н.Д., Дзидзигyри М.Г., 2022
- История средних веков, 6 класс, Контурные карты, Курбский Н.Д., Дзидзигyри М.Г., 2022
- История Древнего мира, 5 класс, Атлас, Курбский Н.Д., Дзидзигyри М.Г., 2022
Предыдущие статьи:
- Дүниежүзi тарихы, 6 сыныб, Айтбай Р.Т., Қасымова Ә.Қ., Ешмұқамбетов А.О., 2018
- История румын и всеобщая история, 12 класс, Кашу И., Шаров И., Пысларюк В., 2013
- Всемирная история, 10 класс, Естественно-математическое направление, часть 1, Каирбекова Р.Р., Тимченко С.В., Джандосова З.А., 2019
- Дүниежүзі тарихы, 10 сыныб, Қоғамдық-гуманитарлық бағыт, 2 бөлім, Қайырбекова Р.Р., Тимченко С.В., Джандосова З.А., 2019