Без Яңа заман тарихы курсын өйрәнүне дәвам итәбез. Әлеге дәреслектә сез XIX гасыр — XX гасыр башы вакыйгалары белән танышачаксыз. Бу чорда дөньяның әйдәп баручы илләре үсешендә яңа сыйфатлар барлыкка килә.
Англиядә башланган сәнәгать перевороты XIX гасырда башка илләргә дә тарала. Шәһәрләрнең тиз үсүе, транспортның камилләшүе, тимер юллар төзелү һәм электр энергиясенә ия булу кешеләрнең көнкүрешен һәм хезмәт эшчәнлеге характерын үзгәртә.








