Учебник по биологии для 6-7 класса на татарском языке.
Сез биология фәне нигезләрен өйрәнүгә керешәсез. Аның исеме «биос» — тереклек, «логос» — фән дигән грек сүзләреннән алынган. Биология — тереклек, Җирдә яшәүче тере организмнар турындагы фән. Безнең планетадагы тере организмнар гаять төрле. Шулар исәбенә кеше дә, хайваннар да, үсемлекләр дә, гөмбәләр дә һәм башка бик күпләр керә.
Хәзерге вакытта барлык организмнарны 4 дөньялыкка берләштерәләр: хайваннар, үсемлекләр, бактерияләр, гөмбәләр.
6—7 классларда ботаника дәресләрендә сез үсемлекләр, бактерияләр, гөмбәләр һәм лишайниклар белән танышырсыз, аларның төзелешен, табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмиятен өйрәнерсез.
![Биология, Үсемлекләр, бактерияләр, гөмбәләр, лишайниклар, 6-7 класслары, Корчагина В.А., 1993 Биология, Үсемлекләр, бактерияләр, гөмбәләр, лишайниклар, 6-7 класслары, Корчагина В.А., 1993](/img/knigi/biologiya/1501/150183.jpg)